Юмористический скетч (Тимур Сагаутдинов)
04-07-2016

Скетч
КАТНАШАЛАР:
Хөршидә урта яшьтәге ике хатын,
Мөршидә икесенең кулында тулган сумка, бөтенләй арыганнар
Хөршидә (Мөршидәнең артыннан торып). Чиратның арты сезме?
М ө р ш и д ә (канәгатьсезлек белән). Ие, мин, мин булмаганда, кем булсын инде...
Хөршидә. Әй, син Мөршидә түгелсеңме?
М ө р ш и д ә. Ие, мин Мөршидәмен. Үзеңнең дә тавышың таныш... Тукта әле, син бит Хөршидә, иеме?
Хөршидә. Нәкъ шуның үземен! Фу, элекке вакытта бергә укып йөргән чакта кояш нуры кебек сөйкемле идең бит! Нәрсә булган синең белән?
Мөршидә. Үзең бик уңгансың икән! Нәкъ минем әбиемнең иске кәвеше кебек бөрешеп калгансың ич!
Хөршидә. Ә үзең, үзең нәрсә? Чәйнекнең кителеп төшкән борыны кебек кәкрәеп калып, башка кешеләрдән көлгән буласың тагын!
Мөршидә. Их, Хөршидәкөй! Кияүгә чыктым дигәнче башым камытка эләкте дип әйтмәскәме?
Хөршидә. Анысы рас, Мөршидә!.. Юк, уйлап кара әле: нишләп бу безгә кияүгә чыгуның җене кагылган иде? Йөгәнне белмәгән кырыкмыш тай шикелле рәхәтләнеп типтереп йөрмәс идекме?
Мөршидә. Әйтмә дә инде. Ир дигән иркә булып китте бит әле...
Хөршидә. Иркә дигәнең ни? Алар бүгенге көнне нәкъ “алма, пеш, авызыма төш”кә күчте бит әле... Күптән түгел генә базардан бераз ит-тавык, яшелчә-җимеш алып, ике сумканы тутырып, “Син өйгә бара тор, мин парикмахерскийга кереп чыгыйм әле”, – дип, автобуска менгезеп җибәргән идем. Кичкә таба арып-талып, бөтенләй хәлдән таеп өйгә килсәм, сумканың берсе дә юк! Әстәгьфирулла, тәүбә, болар кайда икән дип, иремнән сораштырсам, мәсьәлә болай икән. Бу безнең миңгерәү автобуска утыргач, ике сумканы ике ягына куйган да, үзе тирән уйга чумган икән. Шундый бер гадәте бар: күзен бер ноктага текәп кала да шулай утыра бирә. Нәселдән килгән, күрәсең: атасы гомер буе депутат булып, президиумнарда утырган. Әйе, менә, шулай итеп, автобус өйгә якынайганда, шул уйлы кыяфәте белән төшеп бара биргән. Ә безнең бер ай ашарлык азык- төлегебез – тү-тү! – автобуста китә барган. Я, моңа ни әйтерсең инде?
М ө р ш и д ә. Һи, шуны сөйлисең! Безнең өйдәге ачык авыз тамак түгел, биш яшьлек кызыбызны трамвайда ташлап киткән. “Гәҗит укып утыра идем, баланы күрми калып бара биргәнмен”, – дип тора бит әле. Бер көн буе эзләп көчкә таптык бит балабызны!
X ө р ш и д ә. Я, шуннан ни булды?
М ө р ш и д ә. Әй, ни булганын нишләтәсең? Хатынның көне көн булмый калды бит әле... Кияүгә чыкмасаң да бәла, чыксаң да бәла! Күптән түгел: “Ваннага су тутырып куйчы, юынып алыйм” – дип ваннага җибәреп, үзем бераз черем итеп алыйм дигән генә идем – бервакыт ишекне берәү бомба шартлаткан кебек кага башлады. Ачсам, астыбыздагы күрше каравыл кычкырып тора: “Өемне су алып китте, краннарыгызны ябыгыз, үлдем-беттем!” – дип чәрелдәп тора. Ваннага барсам, әлеге безнең миңгерәү кранны агызган да, үзе пивнушканың кранына китеп калган икән! Моңа ни әйтерсең инде?
X ө р ш и д ә. Я, шуннан ни булды?
М ө р ш и д ә. Ни булсын инде? Бер ай буе шул күршебезнең су баскан өен ремонтлашып йөрдек.
Хөршидә. Су дигәч, исемә төште. Мин дә күптән түгел безнең өйдәге ачык авызга: “Син дә бер адәм булып, өйдәге керләрне юып куйчы”, – дип ваннага җибәргән идем. Бервакыт бу нишләп ята икән дип барсам, сиңа – әкият, миңа – чын! – әлеге минем сөттәй ап-ак кофтамны үзенең сасык нәскиләре белән кушып юып ята икән!
М ө р ш и д ә. Я, шуннан ни булды?
Хөршидә. Ни булсын инде? Мусорга ташларга туры килде.
М ө р ш и д ә. Иреңнеме?
Хөршидә. Юк ла, кофтаны.
М ө р ш и д ө. Теге юлы: “Мин мунчага барып килим, казанга тамак салып куйдым, карап куярсың”, – дип киткән идем. Кайтсам, йортның эче кап-кара төтен. Ярый әле, иртө кайтканмын, югыйсә янып беткән булыр идек. Үзе шул кап-кара төтеннең эчендә бик матур гына гырылдап йоклап ята, бичаракай! Янып китсә дә уяна торган төре юк!
Хөршидә. Тукта, Мөршидәкәй! Мин бүген безнең өйдәге ачык авызга төштән соң өйдәге керләрне үтүкләп куй дип тапшырып киткән идем. Аның да үтүкне кабызып куеп йоклый торган гадәте бар бит... Юк, тормыйм башка, китим әле тизрәк!
М ө р ш и д ә. Әгәр чынлап та шундый гадәте булса, пожарныйны чакырта бирмибезме?
Хөршидә (ерактагы нәрсәнедер күрергә тырышып күзен текәп, һаваны иснәп). Әгәр безнең йорт ягыннан төтен исен борының сизсә, шулай итәрсең инде, яме? (Китеп барышлый.) И, ходаем, бу адәм имгәге белән үлә торган булдым бит инде!..
Шамиль Сагаутдинов